Җылылык бирүне ник туктаттылар?
Әлеге сорау белән редакциябезгә мөрәҗәгать итүчеләргә түбәндәгене хәбәр итәбез.
Яшел Үзәннең Комсомольск, Гоголь Засорин урамындагы йортларда җылылык бирү туктатылды.
Моның сәбәбе система өзелүдә, төнлә авария-торгызу эшләрен башкару сәбәпле, котельныйның эшен туктаттылар. Хәзерге вакытта җылылык системасын эшләтеп җибәрү бара, Комсомольская урамында бүген кичкә җылы барлыкка киләчәк. Гоголь һәм Засорин урамнары буенча эшләр дәвам итә, җылытуны иртәгә көн дәвамында яңартырга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев