Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы сынамышларны сыныйк

Апрель башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.

Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Боз утырып калган елны авырлык булыр.

Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.

Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.

Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.

Айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса , ел уңдырышлы булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев