Яз кичектерелә: синоптиклар арктика салкыннарын фаразлый
«Фобос» һава торышы үзәге белгечләре алга таба һава торышының бозылуы турында сөйләде.
Ул бу атна ахырында көтелә. Шактый салкынлыкны без җомга көнне, 13 мартта тоячакбыз. Яшел Үзән районында яңгыр һәм юеш кар көтелә. Җил секундына 23 метрга кадәр җитәчәк. Сак булыгыз! Ләкин иң салкыны якшәмбе көнне булачак - температура минус җидегә (төнлә) кадәр төшәчәк, ә көндез нульдән югары күтәрелмәячәк.
Иртәгә, 11 мартта, аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, урыны белән томан. Көндез температура 7гә, төнлә 3кә кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев