Яшүсмерләр җинаятьчелегендә кем гаепле? Гаиләме, мәктәпме...
Бер елда бер меңнән артык ата-ана административ җаваплылыкка тартылган.
Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк дип әйтәбез. Җинаятьчелек белән дә шулайрак килеп чыга. Бигрәк тә яшьләр арасында. Профилактика һәм тагын бер тапкыр профилактика.
Яшел Үзәннең балигъ булмаган яшүсмерләр эшләре буенча комиссия утырышы нигездә шул кисәтү чаралары турында булды.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаилә тәрбиясенең мөһимлеген аңлап, уңышсыз гаиләләрне күз уңында тота. Шул сәбәпле 38 әти-әни эше судка җибәрелгән. Андый гаиләләр никадәр иртәрәк ачыкланса, шуның кадәр нәтиҗәлерәк булачак. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә дә фактларны яшереп калдырырга түгел, ә аны тиешле органнарга вакытында җиткерергә кирәклеге искәртеп әйтелде.
– Статистика түгел, алып барылган реаль эшләр мөһим, – диде район башлыгы Александр Тыгин. – Үзара элемтә булырга тиеш. Ел саен күпме ата-ана җавапка тартыла. Алар, әлбәттә, педагоглар түгел. Шуңа күрә ата-аналар өчен лекцияләр уздыру, аңлату эшләре алып барырга кирәк. Гаилә тәрбия белән шөгыльләнми икән, ул эш җәмәгатьчелеккә кала. Күп вакыт класс җитәкчесе әниләрне алмаштыра. Әгәр дә балаларны күбрәк спортка җәлеп итсәк, җинаятьчелек турында азрак сөйләшербез.
–Ата-аналар ягыннан балаларын тәрбияләмәү очракларында каты чаралар күрү үз нәтиҗәсен күрсәтә, – ди прокурор Анатолий Трифонов. – Күптән түгел суд аша бер хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителеп, аның баласын тартып алдылар. Ул аны кире кайтару өчен тиз арада үзгәрде, дәваланды, эшкә урнашты.
Тулы язма газетаның җомга санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев