Яшьләр дә яклауга мохтаҗ
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә «2016-2020 елларга Яшел Үзән районында яшьләр сәясәтен үстерү муниципаль программасы» эшләнгән һәм расланган. Әлеге программа буенча патриотик тәрбия, сәләтле яшьләргә ярдәм итү, авыл яшьләрен үстерү, ялларын оештыру һәм башкалар буенча комплекслы эш алып барыла.
Узып баручы елның төп җиңүе – район Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшенең яңаруы булгандыр. – Хәзерге вакытта аның составына 42 кеше керә. Шулай ук, безнең районнан ике вәкил ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентында районыбыз мәнфәгатьләрен яклый. Яшьләргә ирекле эшчәнлектә катнашу өчен шартлар тудыру кысаларында, районда үзенә 770 кешене алган ирекле берләшмәләр оешты. Аларның эшчәнлегенең бер мисалы итеп, санлы телевидениегә күчү вакытында халыкка ярдәм итүләрен әйтер идем, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков. Шулай ук, эре предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүче Советлар оешкан. Алар исә үз казаннарында гына кайнап калмыйча, шәһәр һәм республика чараларында да актив катнашалар. 2019 елда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә караган учреждениеләр тарафыннан 801 чара үткәрелгән, анда 5390 бала һәм яшүсмер катнашкан. Җәйге ялга килгәндә, әле кайчан гына без «Чайка» лагерында ремонт эшләре башланыр, дип хыялланган да идек. Җитәкче хисабыннан күренгәнчә, быелгы елның көзенә инде 40 млн. сум акча үзләштерелгән. Биш корпус ремонтта. 2020 елда яңартуны дәвам итү өчен 119 млн. сум акча кертелергә тиеш. Ә инде 2021 елдан безнең район һәм шәһәрдән генә түгел, республикадан да балалар биредә ял итә алыр дип ышанасы килә. Сөенечле яңалыклар әйбәт, әмма проблемалар да юк түгел.14тән 30 яшькә кадәрге яшьләрнең ялын тулы күләмдә оештыру өчен бина юк. Мирный бистәсенең Столичная урамындагы Яшьләр үзәгендә капиталь ремонтның беренче этабы быел тәмамланган. Моның өчен ТР Министрлык бюджетыннан 16 млн. сум акча күчерелгән иде. Бүгенге көндә түбәсе, тәрәзәләр һәм инженер коммуникацияләр алыштырылган. Хәзер бинаны проектлау буенча эшләр бара, берничә иҗтимагый тыңлаулар да узды инде. Нинди уртак фикергә килерләр, әлегә билгесез. Әмма шунысы төгәл ачык, иҗат үзәгендә булган түгәрәкләр һәм секцияләр, шулай ук, ял итү берләшмәләре сакланып калачак. Бу уңайдан район җитәкчесе Михаил Афанасьев та: «Биредә шөгыльләнүче һәр бала алга табада үсүеен, камилләшүен дәвам иттерәчәк. Алар да безнең балалар һәм һәммәсе өчен үсеш шартлары тудырылырга тиеш. Шуңа да конструктив карарга киләчәкбез», – дип белдерде. Әлбәттә, яшьләр турында сөйлибез икән, аларга уртак проектларын, планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә тудырылырга тиеш. Алайса, бүгенге яшьләр тәртипсез, тәрбиясез, дип кенә лаф орып, барысын да бер рәткә куеп сөйләү җиңел бит ул. Аларны яклау, ярдәм итү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев