#Яшелүзәнөйдәкал
Нәкъ менә шундый хештег белән «Яшел Үзән» газетасы укучыларыбыз арасында флешмоб башлап җибәрде.
Кайчандыр эшкә, мәктәпкә бармый гына рәхәтләнеп ял итәсе иде, дип хыялланган булсак, бүген бу теләгебез дә тормышка ашты. Әлбәттә инде без аның мондый юл белән чынга әверелүен теләмәгән идек тә бит. Әмма, бар дөньядагы коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, өйдә калуың мең тапкыр артык. Ә сез буш вакытыгызны ничек үткәрәсез, дигән сорауга, җаваплар килеп тора, шөкер.
Бакырчыдан Сәлахиевлар гаиләсе: «Өйдә утырганда, рәхәтләнеп «Яшел Үзән»не укыйбыз, газета чыгып кына торсын», – дип фотога да төшереп җибәргәннәр. Рәхмәт яусын инде сезгә.
Үзизоляция – һәркем өчен дә зур сынау. Өйдәге балаларның тормышын оештыру әти-әниләр өчен җиңел эш түгел. Бер-ике балага ничек тә түзәрсең, ә менә бер гаиләдә алар унлап булса ниш ләргә?
Бу сорауга җавапны Норлат авылында яшәүче күп балалы әни Рәисә Миңнуллина белә. Норлат балалар йортында педагог булып эшли. Ә үзенең гаиләсендә 12 бала, шуларның унысы тәрбиягә алынган. Карантин булгач, шәһәрдән студентлар да өйгә кайткан, мәктәптә укучылар да белемне дистанцион ала. Барысы да өйдә мәш килә!
Бу гаиләдә һәркем үзенең вазифаларын бик яхшы белә. Берәүләр ашарга пешерә, икенчеләре өй җыештыра, өченчеләре бакчада эшли...
Ә сез, кадерлеләребез, өйдә вакытны ничек уздырасыз. Бакчада эшлисезме, җыештырасызмы, кул эшләре белән шөгыльләнәсезме, барысы хакында да, фотога яисә видеога төшереп, безгә юллагыз. Без аларны #яшелүзәнөйдәкал хештегы белән социаль челтәрләребездә яктыртачакбыз. Вакытны ничек итеп файдалы, кызыклы итеп үткәреп булуын, башкалар да күрсен әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев