Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәннең "Орфей" халык бию коллективы халыкара конкурсында җиңү яулады

3 май көнне, Мәскәүдә, "Россия" дәүләт үзәк концерт залының төп сәхнәсендә, 57нче Бөтендөнья CID UNESKO конгрессы кысаларында, " Танцемания" халыкара конкурсының гала-концерты булды.

Анда безнең шәһәр данын "Орфей" халык бию коллективының “Свой стиль” төркеме (Горький исемендәге мәдәни үзәк) тәкъдим итте. Җитәкчеләре – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Васильева Елена Львовна.
Беренчеләрдән булып, балаларның конкурста катнашу теләген Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев хуплады.

 

- Һичшиксез, "Орфей" студиясе иң югары бәягә лаек! Безнең төп бурыч - талантлы балаларны яклау һәм аларга халыкара һәм дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирү. Бүгенге җиңү - моның тагын бер дәлиле! Җиңү белән, Орфей! – дип финалистларны Михаил Афанасьев котлады.

 

"Без булдырабыз" бию композициясе жюри советын сокландырды, ә нәтиҗәсе - кубок һәм 1 дәрәҗә лауреат исеме!

Котлыйбыз! Афәрин, “Орфей! Сез, чынлап та, булдырасыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев