Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Эш бирүче көненә чакыра

Яшел Үзән мәшгульлек үзәге барлык эш эзләүче яисә эшен алыштырырга теләүче гражданнарны Россиянең Татарстан буенча УФСИН-5 катнашында Эш бирүчеләр көненә чакыра.

Түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: шәфкать туташлары, бухгалтер, баш энергетик, технолог, металлург, мед.часть җитәкчеләре, участок мастерлары һәм инспекторлар.

Килүчеләр шәхсән РФ Татарстан буенча идарәсенең 5нче төзәтү колониясенең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашырга, кызыксындырган сорауларын бирергә, шулай ук хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алырга, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре турында белергә мөмкин.

Чара 8 июльдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт адресы буенча узачак.
Белешмәләр өчен телефон: (84371) 5-54-02.
Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев