Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне "Янгын сүндерү хәбәрчеләрен урнаштыр – якташларыңны сакла!" акциясендә катнашырга чакыралар

2016 елда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе гражданнарның йортларында автоном төтен янгын хәбәрчеләрен түләүсез урнаштыру инициативасы белән чыкты. Экспертлар бәяләвенчә, бу кеше тормышын яклауның иң кулай ысулы.

2016 елдан 2021 елга кадәр төрле финанслау чыганаклары исәбенә барлыгы 90 мең йорт биләмәсендә 300 меңгә якын янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Бу чорда, әлеге җиһазларның вакытында эшләү нәтиҗәсендә, торак йортларда (фатирларда) булган 84 очракта, йортта яшәүчеләргә янгын чыгу турында вакытында хәбәр ителгән. Бу 171 кешенең гомерен саклап калган, шуларның 66 балалар.

2021 ел ахырында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе "Янгын сүндерү хәбәрчеләрен урнаштыр – якташларыңны сакла!” дип исемләнгән бөтенхалык акциясен үткәрү инициативасы белән чыкты. Беренче чиратта, туганнарың – әти-әниләрең, әби-бабайларың, авылдашларың йорт биләмәләрендә янгын сүндерү хәбәрчеләре куярга кирәк.

Кеше гомерен саклап калучы җиһазларны урнаштыру инициативасын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, районнарның авыл җирлеге башлыклары һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары хуплады инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев