Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр СССР чемпионы Рузалин Бакиев призына чаңгы ярышлары буенча ачык республика ярышларында катнашты

Ярышлар 22 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр Бөгелмәдә "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә 2006-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында үткәрелде.

Балалар 2, 3 һәм 5 километр дистанциядә ирекле һәм классик стильдә ярыштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасында Яшел Үзәннең 4нче номерлы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бар иде.

Алия Гарәфетдинова беренче урынны алды, призерлар бишлегенә Ксения Каюмова һәм Сабина Низаметдинова керде.

Яшь спортчыларны һәм аларның тренерлары Радик Садретдиновны һәм Марат Низаметдиновны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев