Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр намазны бер көн эчендә өйрәнә ала

Ел башыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрде. «Бер көндә белем алу мәктәбе» дип аталган әлеге курс лар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра.

Яшел үзәнлеләр дә «Бер көндә намазга өйрәнү дәресе» курс ларында катнаша ала. Кыска вакытлы дәресләр намаз уку күнекмәләрен һәм Ислам нигезләрен тиз һәм нәтиҗәле рәвештә үзләштерү мөмкинлеген бирә. Әлеге курс Ислам кануннарын үтәп яши башларга теләгән кешеләргә юнәлтелгән. Өйрәнүчеләр һәм теләк белдерүчеләр бармы? Шушы һәм башка сорауларга җавапны без бүген Васильево бистәсенең «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән сөйләшү барышында ачыкларбыз.

– Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәчет имамнары, мәчет каршындагы курс мөгаллимнәре катнашучыларны намаз уку тәртибе һәм Ислам диненең төп төшенчәләре белән таныштыра, шулай ук аларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) тормышы, Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, хаҗ кылу һәм ураза тоту кагыйдәләре турында сөйли. Шулай ук, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип тә игълан ителде. Халык санын алу кебек мөһим вакыйга да якынлаша.

Без инде аңлату эшләре алып барырга тиешбез. Күзгә күз карашып сөйләшкәндә генә, ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Райондагы һәрбер имам азмы-күпме бу өлкәдә үз өлешен кертсә, яхшы булыр иде дип уйлыйм. Татарлар, туган телем – рус теле дип, язмасын өчен, бу мәсьәләне күтәрергә кирәк. Чөнки арабызда татар була торып та, ана телләрен белмәүчеләр, ни кызганыч, күп. Инде намаз уку елы дип игълан ителгәч, һәр айның соңгы шимбәсендә, республика күләмендә, мәчетләрдә сәгать 10нан 12гә кадәр йомгаклау дәресе була. Ай саен күпме кеше намаз укырга өйрәнгәнлеге хакында мәгълүматны диния нәзарәтенә җибәрәбез.

– Рөстәм хәзрәт, даими мәчеткә йөрүчеләр болай да намаз укый белә. Аңлавымча, сезнең максатыгыз, ай саен күбрәк кешене намазга бастыру.
– Әйе, нәкъ шулай. Кемнәрнедер, теләге булса да, ниндидер курку хисе биләргә мөмкин. Берәүне дә көчләп мәҗбүр итеп булмый. Шулай да, ай саен авылларда берничә кеше намаз өйрәнә икән, димәк без дөрес юлда. Мәсәлән, узган айда «Тынычлык» мәчетендә – 4, Васильево бистәсендә – 2, Күлбашта – 2, Тау Илендә – 2, Олы Ачасырда – 2, Акъегеттә – 2, Карамалы Тауда – 2, Бишнәдә 9 кеше намазга баскан. Сабый бала да укый алгач, өлкән кешегә өйрәнүнең бернинди авырлыгы юк.
– Теләге булган кеше эшне нәрсәдән башларга тиеш?
– Ашыйсы килгән кеше иң беренче эш итеп аш бүлмәсенә килә, теләге булганнар чарасын таба инде. Үзен мөселман дип санаган кеше бисмилланы, иман кәлимәсен белергә тиеш. Мәчеткә килсеннәр, бик теләп өйрәтәбез.
– Намаз укуны нинди гамәлләр боза ала?
– Күп нәрсә боза. Сөйләшү, як-як ка карау, тәһарәт бозылу, иртәнге намазны кояш чыкканда уку, сәлам бирү, сәламгә җавап кайтару һәм башкалар.
– Намаз укыганда күңелгә чит уйлар керсә, намаз кабул буламы?
– Намазны бирелеп укырга, Аллаһ каршында басып торуыңны онытмаска кирәк. Намазның савабы – күңелеңне биреп укуда, аның хәрәкәтләрен башкаруда гына түгел.
– Кайбер кеше намаздагы сүрәләрне уй белән генә укый. Шулай күңелдән генә уку дөрес ме?
– Юк, сүрәләрне тел белән әйтеп укырга кирәк.
– Намаз укыганда түбәтәй белән яулык кию мәҗбүриме?
– Хатын-кызга яулык кияргә кирәк, чөнки гаүрәт җирләре кап лана. Ә инде ирләргә килгәндә, түбәтәй кию мәҗбүри түгел, әмма мактаулы.
– Намаз укыганда «Фатиха» сүрәсеннән соң аятьләр кушуның бер тәртибе бармы, әллә, ничек укысаң да ярыймы?
– «Фатиха»дан соң кечкенә сүрәләрнең уку тәртибе бар. Коръәндә 114 сүрә бар, кыскалары 100нче сүрәдән башлана. Шуңа күрә 1нче рәкәгатьтә 114нчесен укып, икенче рәкәгатьтә 110нчы сүрәне уку дөрес түгел.
– Коръән мәҗлесләрендә Ясинны китаптан укырга ярыймы?
– Китаптан уку рөхсәт ителә. Ләкин ул нәкъ менә Коръән китабыннан укылырга тиеш, ә рус хәрефләре белән түгел.
– Укучыларыбыздан килгән сорауны биреп китәм. Күп очракта, мәсәлән, никах укыганда, мәет җирләгәндә муллалар исемне үзгәртеп укый. Эдуард икән – Мөхәммәт диләр. Респуб ликада Артур исемле хәзрәт тә бар икән. Муллаларга ярый, гади кешегә ярамыймы, дигән сорау туа.
– Мулла гади кешедән нәрсәсе белән аерылсын? Эдуардны Мөхәммәткә әйләндерәм дигәндә, кеше моңа риза булырга тиеш. Исем алыштыруга басым ясарга кирәкми, чөнки ул никах шартлары булып саналмый.
– Халык телендә ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән сүз йөри. Моңа ничек карыйсыз?
– Безнең ике гает арасы булмаган вакыт бармы соң? Никахны кай чан укысаң да бик әйбәт. Аллаһ Тәгалә барысын да парлы иткән, аның иң яратмаганы аерылышу. Димәк, кайчан кавышсаң да ярый. Май аенда өйләнешергә ярамый дигәне, гомумән, безнең диндә юк.
– Рамазан ае якынлаша, ураза тоту өчен үзеңне әзерләргә кирәкме?
– Безнең өчен инде ул ураза тоту гадәти. Шулай да, сәламәтлек ягыннан үзеңне әзерләү кирәк дип саныйм. Уразага хәлле килеш керү Пәйгамбәребезнең кушуы ул.
– Адәм баласы пәнҗешәмбе көнне үлеп, җомга җирләнсә, бигрәк әйбәт кеше булган икән, диләр. Бу ышану дөрес леккә туры киләме?
– Халык әйтемендә пәнҗе шәм бе дигәннән, кояш баеганнан соң, җомга киче башлана. Шуңа күрә, бу көнне гүр иясе булган кешене әйбәт дип әйтәләр. Чөнки ул ике гаеттән дә олырак, бәйрәмгә тиң көн. Җомга дөньядан китү матур күренеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дүшәмбе көн дөньядан китә. Шуңа да, дүшәмбе иң хәерле көн.
– Рөстәм хәзрәт, төпле җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашулар насыйп булсын. Изге Рамазан аен исәнлектә каршы алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев