“Яшел Үзән”леләр өмәдә катнашты, ә сез?
24 апрель Бөтенроссия өмә көне дип игълан ителде. Шимбә өмәсе “Яшел Яз” акциясе кысаларында уза. Яшәгән тирәлегебезне күмәкләп җыештыру 24 майга кадәр планлаштырыла.
Әлбәттә, инде күп кенә авылларда билгеләнгән датаны көтеп утырмадылар, әллә ничә тапкыр күмәкләп чыгып, авыл урамнарын, тирә-юньнәрен тәртипкә китерделәр. Ә һәрбер хуҗалык инде ул кар эреп беткәч үк, болай да йорт-бакча тирәләрен чистарта. Пөхтә һәм уңган халык бит без, гомер-гомергә шулай булган.
Ә язын җыештыру бик тә кирәкле гамәл. “Яшел Үзән” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә бүген Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Барыбыз бергә күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да матурланып, ямьләнеп калды. Безнең дә кәефләр күтәрелде.
Дуслар, ә сез өмәгә чыктыгызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев