Яшел үзәнлеләр Абсолют Мәскәү марафонында
Узган җомгада Мәскәүдә Мәскәү Абсолют марафоны Россия күләмендә иң хур марафон булды. Анда 92 илдән 30 мең йөгерергә яратучылар катнашты.
Шунысын аерым билгеләп үтәбез: әлеге марафонда Яшел Үзән делегаөияысе дә катнашты. Команда составында - Артур Камалиев, Сергей Гудырев, Евгений Белов, Максим Волостнов, Руслан Бариев һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин.
Абсолют марафонның җиңүчесе Казан спортчысы Степан Киселев 42,2 км ны 2 сәгать 15 минут һәм 22 секунд эчендә үтте.
Безнекеләр арасында Сергей Гудырев беренче булды. Ул шушы араны 3 сәгать 59 минут һәм 2 секундта үтсә, Александр Тыгин финишка 4 сәгать 25 минут һәм 49 секундтан соң килеп җитте.
ЯҮМР Советының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев