Яшел үзәнле кеше гомерен куркыныч астына куюда гаепләнә
Исерткеч эчемлекләр сәүдәсе белән бик уйнарга ярамый. Хокук саклаучылар игътибарына эләгүең бик тиз.
Менә шулай Яшел Үзән прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 68 яшьлек хатын-кызны Җинаятьләр Кодексының 238нче маддәсе буенча гаепләп, аның эшен судка җибәргән. Бу маддә кулланучылар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган товарлар һәм продукция саткан өчен кулланыла.
Бу ханым элек тә кеше иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән алкогольле эчемлекләрне ваклап саткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Шулай да акылга утырмый һәм тагын шундый ук җинаятен кылуга тотына.
Агымдагы елның март башында ул Казанда 5 литрлы баллонда спиртлы эчемлек сатып алып, аны өенә алып кайткан һәм аларны ярты литрлы шешәләргә бушатып 100әр сумнан кулланучыларга сатып җибәргән.
Гаепләнүче ханым үз гаебен таныган. Хәзер инде аңа бу гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк.
Фото https://irksib.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев