Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 10 августта, Яшел Үзән районында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Әминә Гыйльманова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Юбилярны котларга Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев һәм «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов килде.

- Әминә апа, мин сезнең белән горурланам! Сез чын батырлык, гаҗәеп хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торасыз! Сезгә нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек телим, - дип котлады юбилярны Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев. - Мәхәббәт, игелек һәм бер-береңә хөрмәт хөкем сөргән гаиләдә генә озын гомерлеләр булырга мөмкин. Уңайлы йорт , искиткеч гаилә - монда барысыннан да уңай энергия килеп тора.

Әминә Гыйльманова 1916 елда Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында 10 бала тәрбияләнгән гаиләдә туа. Мәктәптә укымый диярлек,чөнки гаиләгә ярдәм итү өчен эшләргә кирәк була. 1930-1947 елларда колхозда сыер савучы, урман посадкаларында, аннан соң Казан тимер юлында йөк төяүче булып эшли. Ә соңрак, 21 ел дәвамында - 1953 елдан 1973 елга кадәр, Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводының химия җитештерү цехында эшләп, аннан лаеклы ялга чыга.

- Әминә Гыйльмановна заводның иң җаваплы участогында эшләде, аңа барыбыздан да, серголылар, коллектив һәм ветераннар Советы исеменнән зур рәхмәт һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Сез яшьләргә үрнәк: авыр елларны кичердегез, яхшы кыз тәрбияләдегез, игелеклелек һәм хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсендә, тормыш юлын лаеклы дәвам итәсез, - дип билгеләп үтте Радик Хәсәнов.

Котлауларны җиткереп, бүләкләр тапшырганнан соң, кунаклар зур гаилә өстәле артына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев