Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ялган аракы  ясаучы тотылган

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы  Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсенең 2нче бүлегенә (ягъни кулланучылар сәламәтлегенә  яки тормышына куркынычсызлык таләпләренә  ярашмый торган товар  һәм продукция  сату, алып кайту һәм саклау , җитештерү) туры килми  торган товар сатуда шикләнелә торган Б.га карата  сак астына алу турында карарны  яклап чыкты.

Эш шунда ки, Б.  үз өендә кеше тормышына куркыныч яный торган  ялган аракы ясый һәм Г. белән бергә аны Яшел Үзәнгә алып килә.  Үз чиратында  Г. Д. белән бергә сүз берегеп,   ялган аракыны  Татарстан Республикасы территориясендә   сата.

Судта Б. әлеге җинаятьтә минем катнашым юк, дип бара. Хәзер моны яңадан тикшерәләр. Б. 30 тәүлеккә  сак астына алынды, дип хәбәр итә шәһәр прокуроры ярдәмчесе А.Кучаев.

Фото https://64.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев