Яшел Үзәндә «Җәяүле» профилактик операциясе башланды
2021 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында 527 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 35 кеше һәлак булган һәм 506 кеше зыян күргән.
Җәяүлеләрне бәрдерүнең иң күп очрагы җәяүлеләр кичүләреннән башка җирдә була – 286 шундый хәл булган, аларда 27 кеше һәлак булган һәм 264 кеше зыян күргән. Җәяүлеләрне ешрак тәүлекнең караңгы вакытында бәрдерәләр, күпчелек очракта ул киемдә яктылык кайтаручы элементлар булмаган җәяүлеләр.
Шулай итеп, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә шул ук вакыт эчендә 25 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 23 кеше имгәнгән .
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2021 елның 10-23 августында Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә «Җәяүле»профилактик чарасы узачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, моның өчен каралмаган урыннарда яки светофорның тыелган сигналына чыгу, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмау белән бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр кичүе, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышларын) карап тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев