Яшел Үзәндә ветераннарны котладылар
Яшел Үзәндә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Левагин һәм Вячеслав Поповны район башлыгы Михаил Афанасьев өйләренә барып котлады.
Бу чара "Фронт бригадасы" исемле котлау акциясе кысаларында узды.
Ветераннарны шәһәр мэры Михаил Афанасьев тәбрикләде, шулай ук аларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән һәм Яшел Үзәндә җитештерелгән бүләкләр тапшырды.
Тургенев урамы. Гадәти биш катлы йортларның күләгәсендә тыныч ишегалды, әмма нәкъ менә биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары – Николай Васильевич Левагин һәм Вячеслав Иванович Попов яши. Ерак 1945 елдагы кебек алар “Җиңү"сүзенең кадерен бүген дә яхшы хәтерли.
Бүген парад мундирларында, орденнар һәм медальләр белән, алар Яшел Үзән музыка театры артистларына кушылып җырлады...
- Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кешелек тарихында иң куркыныч сугышлар елларында күрсәткән каһарманлык һәм батырлык өчен сезнең алдыгызда баш иябез. Бары тик сезнең ярдәм белән генә без хәзер Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршыларга әзерләнәбез! – дип хөрмәтле кунакларга Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте.
Бүген Яшел Үзәндә барлыгы 19 ветеранны котладылар, 3 күчмә бригада эшләде. Бәйрәм геройларының һәркайсына кызыл канәфер бәйләмнәре һәм тематик бүләкләр тапшырылды. Әмма, иң мөһиме, бу игътибар һәм кайгырту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев