Яшел Үзәндә урам этләре балаларга һөҗүм итте
Узган атнада Яшел Үзән шәһәрендә ике укучы сукбай этләр тешләвеннән зыян күрде.
Алар берничә иде, - дип сөйли этләр һөҗүменә дучар булган кечкенә Җәмилә. Башта мин аларны күрмәдем дә. Мәктәптән чыкканда, дәресләр бетте, дип әйтергә теләп, әнигә шалтыратырга җыендым, ләкин өлгермәдем.
Бу хәл өченче гимназия янында була. Шаһитлар сүзләренчә, арттан килеп, балага башта зур ак эт ташланган. Аягына ябышып, баланы җиргә еккан. Аннары тагын икәү сикергән, өрә-өрә кызны тешләргә маташканнар.
- Җәмиләгә ярдәмгә йөгереп килгән ханымга мин бик рәхмәтле, - дип сөйли зыян күрүченең әнисе Лилия. Ул этләргә кычкыра-кычкыра таяк белән аларны читкә куып җибәргән. Әгәр дә әлеге ханым ярдәм итмәсә, нәрсә булыр иде, уйларга да куркыныч.
Этләрнең колакларында сары штамплар булган, ягъни алар безнең шәһәрдә "Кот и Пес" компаниясе башкара торган стерилизация процессын үткән. Кызганыч, стерилизация сукбай этләр мәсьәләсен тулаем чишү юлы түгел, чөнки аннан соң эт куркыныч тудырудан, авыру таратудан, һөҗүм итүдән һәм талаудан да туктамый, ә моны тагын да ачу һәм ярсу белән эшли башлый.
Ел саен эт тешләүдән зыян күргән кешеләрнең саны 15%тан артыкка үсә. Хәзер йортсыз этләрнең каян килеп чыгуы безгә мәгълүм. Бу хуҗаларына кирәге калмаган йорт хайваннары. Урамда калган этләр йә яңа яшәү тирәлегенә яраклашып, усаллана һәм кыргыйлана, йә үлә. Эт - бүренең якын туганы булганлыктан, еш кына бер территориядә яшәүче берничә йортсыз хайван төркемгә берләшә.
Яшел Үзәндә сукбай этләр һөҗүменең икенче очрагы шул ук көнне булды. Бишенче сыйныф укучысы берүзе музыка мәктәбенә бара һәм "Авангард" спорт комплексы янындагы урман паркында йортсыз этләр көтүе һөҗүменә дучар була.
Кызыма инде 11 яшь, беренче ел гына мәктәпкә һәм түгәрәкләргә үзе генә йөри башлады, - дип сөйли кызның әнисе Татьяна. - Безнең өчен аны озату һәрвакыт проблема булды, чөнки заводта эшлибез. Аның мөстәкыйль булуына сөенгән идек. Ә монда шундый бәла килеп чыкты! Кызым миңа музыка мәктәбеннән шалтыратты һәм аның янына эт көтүе йөгереп килүен сөйләде. Берсе - кечкенә һәм карасына кызым ни өчендер ошамаган - эт ырылдап аның аягыннан каптырып алган. Ярый әле суык иде, кызымның ыштаны бик калын, шуңа күрә ярасы бик тирән түгел. Шуңа да карамастан, без балалар хастаханәсенә киттек. Анда безгә "ботта сыдырулы тешләү" диагнозын куйдылар, балалар хирургына исәпкә теркәделәр һәм алты уколдан торган схема буенча антирабик вакцинация кирәк, диделәр. Әмма вакциналар юк иде. Безне травматологиягә җибәрделәр. Анда беренче прививканы ясадылар, ә бүген, тешләгәннән соң өченче көнне, схема буенча, безгә ул кабат кирәк иде, әмма, вакцина бетте, дип әйттеләр һәм безне Васильевога юлладылар. Анда прививка ясаудан баш тартмадылар, тик аларга бүтән исәп тотмаска куштылар, чөнки "үзебезнекеләргә җитми", диделәр.
Икенче кызның әнисе Лилиягә дә нәкъ шулай әйткәннәр. Аңа травматологиягә беренче килүдә үк вакцина ясаудан баш тартканнар. Ә аның шәһәр күле яныннан өенә кайтучы кызын ике аягыннан берьюлы ике хуҗасыз эт тешләгән. Якыннан зурлар узып баруы гына кызны коткарып калган.
- Вакцина юк, сезгә кадәр дүрт кеше килде инде, диделәр безгә хирургия бүлегендә, дип сөйли Лилия. - Янәсе, вакцина чыгара торган ниндидер завод ябылган һәм шул сәбәпле ул аларда дефицит. Ләкин, бу бит минем проблема түгел. Өлкән шәфкать туташы башка поликлиникаларга шалтырата башлады. Тик Васильево хастаханәсендә генә таптык. Мин баламны шунда алып бардым, прививка ясаттым, әмма кисәтеп куйдылар: "Башка килмәгез, үзебезнекеләргә дә җитми!"
Ни өчен балаларның урамда курыкмыйча йөрү мөмкинлеге, иминлеге тәэмин ителмәвен ачыкларга теләп, әлеге ханымнар шәһәр администрациясенә шалтыраткан.
- Этләр аулау буенча махсуслашкан бүлектә, моның белән шөгыльләнгән оешма арасындагы узган елгы килешү тәмамланды, диделәр, - дип дәвам итте Лилия. - Ә яңасын әле төземәгәннәр. Ниндидер егет миңа телефоннан, тәртип сакчылары аны эзләп табып ветеринария хезмәтенә тапшырсыннар өчен, этнең билгеләрен полициягә хәбәр итәргә тәкъдим итте... Полициянең башка эше юкмы???
Кызы белән булган хәл турында администрациягә хәбәр иткән Татьянага да шул ук бүлектә, без урынга чыктык һәм сезнең кызыгызны тешләгән этнең котырган булмавын әйтә алабыз, дип җавап тотканнар.
- Алар моны ничек белгәннәр, мин аңламадым, - дип гаҗәпләнә Татьяна. - Әмма мине хәзер вакцина белән вәзгыять күбрәк борчый. Икенчесен каян алырга?
Без, редакция хезмәткәрләре Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Анда безгә котыру авыруыннан вакцина сатып алуга гаризалар күптән язылган, дип аңлаттылар. Әмма Таттехмедфармнан җибәрү проблемасы бар икән. Кызганычка, «МедТехФарм» ДУП предприятиесенең үзенә шалтырата алмадык. Ял көннәрендә алар эшләми. Дүшәмбедән кабат сынап караячакбыз.
Ә сез үзегезне саклагыз һәм шуны онытмагыз: елдан-ел сукбай этләр саны арта һәм монда аларны ашатучы "хайваннарны яклаучылар" өлеше дә бар, ә тегеләре үрчи бирә, кайвакыт кешеләргә һөҗүм итеп, тешләүләрен дәвам итә. Аларның тешләве - котыру чире йоктыру куркынычын тудыра . Шуңа күрә, андый аяныч хәлгә таргансыз икән, кичектергесез медицина ярдәме һәм дәвалану кирәк.
Этләрдән безгә нинди авырулар йогарга мөмкин?
Котырыну - кискен йогышлы авыру, ул зарарланган хайван тешләгәннән соң барлыкка килә, нерв системасын авыр зарарлый. Кеше организмына котырган хайван тешләгән яра аша үтеп кереп, вирус нерв көпшәләре буенча үзәк нерв системасына юнәлә, нерв үзәкләрен һәм баш миен зарарлый. Кешедә күрү, ишетү, ис сизү галлюцинацияләре барлыкка килә. Авыру арткан саен, көзән өянәге ешая. Бик күп төкерек бүленеп чыгуы күзәтелә. Югары һәм түбән очлыкларның параличлары барлыкка килгәннән соң, авыру йөрәк параличыннан һәлак була.
Эхинококкоз. Кешедәге эхинококкозның сәбәбе - Echinococus granulosus личинка стадиясе. Эхинококк диметры 15-21 сантиметрга кадәр була торган бер камералы куык рәвешендә.
Кеше эхинококкозны ешрак йонында паразит күкәйләре урнашкан эттән йоктыра. Кан агымы белән эхинококк теләсә кайсы органга яки тукымага, ләкин еш кына бавырга (44 - 85%) яки үпкәләргә (15 - 20%) эләгергә мөмкин. Эхинококк кан әйләнеше белән сирәгрәк бөерләргә, сөякләргә, баш һәм арка миенә эләгә. Авыру еллар буе дәвам итә һәм үлемгә китерергә мөмкин.
Стронгилоидоз. Бу авыруны йорт хайваннарының һәм кешенең нечкә эчәклегендә паразитлык итүче бик вак суалчаннар китереп чыгара. Кеше әлеге личинкалар белән авыру хайваннарның фекалияләре булган туфрак яки су аша зарарлана . Авыру кешенең күңеле болгана, эче авырта, эче китә, башы әйләнә һәм авырта. Кайвакыт азканлылык, ябыгу барлыкка килә. Авыр очракларда үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Этләрдән үзеңне ничек сакларга һәм ничек тотарга
● Әгәр эт, сагаеп кына карап һәм тешләрен ыржайтып, сезнең янга килә икән, аның күзләренә багып, калын тавыш белән: «Фу», «Ярамый» дип, тамак төбеннән чыккан калын тавыш белән әйтегез.
● Әгәр дә эт өрә икән, йөгермәгез. Һөҗүмгә сигнал - ырылдау, өрү - чит кешене куркыту ысулы гына.
● Үз территориясендә хуҗалары янәшәсендәге эт туен әйләнеп узыгыз. Хуҗасының яклавын сизеп һәм аңа хезмәт итү дәрәҗәсен күрсәтергә теләп, эт 100% өрә һәм хәтта, тыныч кына үтеп баручының да артыннан йөгерә.
● Йөгермәгез, таяк яки таш алмагыз. Кычкырмагыз һәм паникага бирелмәгез. Үзегезне кулга алыгыз, туктагыз һәм (әгәр бик куркыныч булса) эт хуҗасының ярдәмен яки этнең үз эшләре белән киткәнен көтеп торыгыз.
● Әгәр дә инде һөҗүм иткәннәр икән, тешләренә терсәгегезне куярга тырышыгыз. Шул ук вакытта эткә аягыгыз белән тибегез. Еш кына агрессорны туктату өчен шул җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бик дорес яздыгыз, кызлар! Дару да юк, э этлэр йозлэп йори авылларда да. Неужели хэл итеп булмый моны?
0
0
0
0
Бкр сорау бар: чынлап 6 укол ясамалымы ул котыру авыруыннан?
0
0
Яшел Үзән
0
0
Исәнмесез! Әйе. Котыру авыруыннан 6 укол ясала. Беренчесе - тешләгән көнне, икенчесе - 3 көн узгач, өченчесе - тешләгәннән 7 көн узгач, аннра 14 көн, 30 көн һәм соңгысы 90 көн узгач ясала.
0
0