Яшел Үзәндә Укытучылар көне
Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында иң игелекле һөнәрләрнең берсе - Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Укытучыларны бәйрәм белән котларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев килде.
- Сезне, хөрмәтле укытучылар һәм педагогика өлкәсе ветераннары, әлеге искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Минем өчен Укытучылар көне һәрвакыт календарьда иң мөһим даталарның берсе булды һәм шулай булып кала да. Үзем педагоглар гаиләсендә үстем һәм балаларыбызга да барлык көч һәм энергияне биреп, аерым фәннәргә генә түгел, ә әхлак һәм патриотизм хисе нигезләрен салуның нинди зур хезмәт булуын беләм. Рәхмәт сезгә! – дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Михаил Павлович район мәгариф идарәсе начальнигы Рәисә Афанасьева белән бергә педагогларга федераль, республика дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырды.
Моннан тыш, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен педагогларга район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде.
«Беренче сыйныф «Премьер-студиясе», «Орфей» хореография ансамбле, Роман Лаврентьев (Яшел Үзән музыкальтеатры) , Наил Исмәгыйлев, Антон белән Кристина Поповлар һәм башкалар бәйрәмнең матур бизәге булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев