Яшел Үзәндә спорт белән шөгыльләнү өчен универсаль зал булачак
2020 елда Татарстанда ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз спорт мәйданчыгы төзеләчәк
Өч елдан соң, республиканың барлык районнары заманча спорт җиһазлары булган мәйданчыкларга ия булачак.
2020 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ГТО нормаларын үтәү өчен өр-яңа 9 спорт мәйданчыгы төзеләчәк. 2023 елга кадәр барлык кырык өч муниципаль районны да заманча спорт җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.
Агымдагы елда Яшел Үзән районында спорт белән шөгыльләнү өчен универсаль заллар, шулай ук Әлмәттә һәм Аксубайда футбол кырлары төзеләчәк.
Шулай ук Казандагы «Тасма» стадионында йөгерү юллары алыштырылачак, ә Чаллыда ябык боз сарае төзелеше планлаштырыла һәм ябык типтагы йөзү бассейны төзүне төгәлләячәкләр.
Шулай ук республика спорт мәктәпләре боз җәю машиналары, тиешле җиһаз һәм инвентарь комплектлары белән җиһазландырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев