Яшел Үзәндә соңгы кыңгырау узды
Бүген Яшел Үзән районының йөзләгән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бер үк вакытта шатлыклы һәм моңсу бәйрәм. Яңа тормышка аяк басар чак җитте. Шау-шулы тәнәфесләр, кайгыртучан укытучылар, ак бантлар һәм беренче мәктәп әлифбасы артта калды.
Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясе быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шуңа да биредә соңгы кыңгырауны үзенчәлекле итеп билгеләделәр.
Мөхтәрәм кунаклар арасында - Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгълүмати технологияләрне үстерү бүлеге башлыгы Илдус Сарманов һәм башкалар.
- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мин сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйм! Алда сезне инде туган мәктәп диварыннан читтә яңа тормыш көтә. Мин ышанам ки, сез үз укытучыларыгызны, остазларыгызны онытмассыз, иң яхшы белем бирү учреждениеләренә укырга керерсез һәм кече Ватанга әйләнеп кайтырсыз, районыбыз, республика һәм илнең чәчәк атуы хакына эшләячәксез! Без, үз чиратыбызда, сезгә һәрвакыт шат, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - дип мөрәҗәгать итте балаларга Михаил Афанасьев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел 3нче гимназиядә 43 укучының 17се алтын медальгә дәгъва кыла. Алда аларны имтиханнар, шулай ук иң амбициоз планнарны тормышка ашыру көтә,һәм бу талантлы егет-кызларга карап, аларның барысы яхшы булачак дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев