Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Сабантуйның абсолют батыры автомобиль алачак!

Мондый шәп бүләккә өстәп тәкә дә биреләчәк.

Быел Яшел Үзәндә көрәштә катнашучыларның географиясен киңәйтергә булганнар: яшәү урынына карамастан, ярышта бөтен теләүчеләр абсолют батыр исеме өчен көрәшә алачак. Төп бүләк - яңа автомобиль ачкычы. Мондый шәп бүләккә өстәп, тәкә дә биреләчәк.
Калган призерларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Тагын бер тәкә авыш колгадан узып, җиңү яулаган кешегә биреләчәк. Чөнки бу иң катлаулы сынауларның берсе.

Яшел Үзәндә Сабан туе бәйрәмен иртәгә үк билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмнең темасы- "Әкиятләрдә - халык зирәклеге". Бүген төп мәйданда соңгы әзерлек эшләре тәмамланып килә, декорацияләр җыела, шулай ук хореография коллективларының соңгы генераль репетицияләре уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев