Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә республика наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

Комиссия эшендә Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Татарстан буенча ЭЭМның наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе башлыгы Вадим Костюнин, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук көч структуралары, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе җитәкчеләре катнашты.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору һәм Яшел Үзән муниципаль районында халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау эшенең торышына һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру чараларына аерым игътибар бирелде. Район җитәкчелегенең максаты - 2025 елга хәзерге вакытка караганда медицинага кагылышы булмаган наркотикларны законсыз тарату һәм куллануның масштабларын киметү.

 

- Наркотиклар тарату өчен иң кулай мохит - яшьләр. Практика күрсәткәнчә, яшь кешеләрне һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, иҗтимагый файдалы һәм патриотик эш белән шөгыльләнүгә җәлеп итү профилактиканың иң нәтиҗәле чаралары булып тора. Яшел Үзән районында бу юнәлештә мәгариф, спорт һәм мәдәният өлкәләрендә дә, шулай ук медиа һәм мәгълүмати ресурслар өлкәсендә дә актив эш алып барыла, - дип билгеләп үтте район буенча наркотикларга каршы комиссия рәисе Михаил Афанасьев.




Утырышның икенче өлеше наркотикларга каршы профилактик чаралар уздыру нәтиҗәләренә багышланган иде. Спикер буларак доклад белән риск зонасына эләккән авыр яшүсмерләр белән эш алып барыла торган Раифа махсус училищесы директоры Надежда Кисиль чыгыш ясады.

 

- Безнең бурыч - зарарлы гадәтләргә алмаш табу, балалар шундый ук онытылмаслык тәэсирләр алырга тиеш, ләкин файдалы шөгыльләр ярдәмендә - спорт, төрле ял итү, уңай мисалларда тәрбияләү. Һәм без боларның барысын да, методик та, техник та потенциалны арттырып, уңышлы эшлибез, - дип билгеләде Надежда Петровна.


Утырыш азагында беренче яртыеллыкта комплекслы эш нәтиҗәләре ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев