Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район хисабына янгын хәбәрчеләре урнаштыралар

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән автоном янгын сүндерүчеләрен урнаштыру буенча хәйрия акциясе быел да дәвам итә.

Рөстәм Миңнехановның “Һәр йортта шундый хәбәрче булырга тиеш!” дигән өндәмәсен Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге дә хуплады.

2022 елда Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе Михаил Афанасьев боерыгы буенча 440 мең 800 сумлык 1160 янгын хәбәр итүченең ике партиясе сатып алынган. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре әлеге приборларны хәзер күп балалы гаиләләр, ялгыз, өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар, имин булмаган гаиләләр йортларында һәм фатирларында урнаштыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре «Торак» операциясе кысаларында профилактик рейдлар үткәрү барышында һәм янгыннарга һәм янгынга чыгу вакытында да әлеге хәбәрчеләрне пропагандалау һәм урнаштыру буенча актив эш алып бара.

Шундый адресларның берсе - 80 яшьлек пенсионер Сөембикә Хәлиловнаның фатиры. Шушы көннәрдә генә өлкән яшьтәге хатын-кыз өчен чын стресска әверелгән очрак булган. Ул плитәгә чиләктә кием кайнатырга куя һәм йоклап китә. Күршеләр төтен исен сизеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Янгын сүндерүчеләр йоклаган пенсионерны уяткан һәм тиз арада янган чиләкне сүндергән. Бәхеткә берәү дә зыян күрми. Ә алга таба мондый күңелсезлекләрдән саклану өчен, янгын сүндерүчеләр Сөембикә Хәлиловнага аның фатирында датчиклар урнаштырырга тәкъдим итә. Ике җиһазны аш-су һәм йокы бүлмәсенә урнаштыралар.

Икенче адрес буенча – 83 яшьлек Дания Хәбибулла кызының фатирында янгын чыгу белән бәйле бернинди хәл дә булмаган. Пенсионер ханым үзе хәбәр итүчеләр урнаштырырга булган һәм янгын сүндерүчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Баш тартмаганнар. «Янгын сүндерүчеләргә безнең иминлекне кайгыртулары өчен рәхмәт!» - дип МЧС хезмәткәрләренә Дания Хәбибулла кызы рәхмәт белдерә.
Белгечләр фикеренчә, автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру янгынны вакытында ачыклау һәм аның нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Бу приборларны куллануның уңай тәҗрибәсе республикада да, Яшел Үзәндә дә бар. 2022 ел башыннан гына да, нәкъ менә шундый датчиклар ярдәмендә Татарстанда йөзләгән кеше гомерен саклап кала алганнар. Бүгенге көндә бу, мөгаен, үткәрелә торган эшнең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече.

Резидә Йосыпова.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев