Яшел Үзәндә педагогик хезмәткәрләр арасында «Талантлар салават күпере - 2021 " иҗади конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
Быел чараның темасы - Халык бердәмлеге һәм Җиңү көне иде, ул вокал, хореография һәм әдәби номинацияләрнең төрле вариантларында гармонияле рәвештә чагылды.
Фестиваль сезонын ябу 2021 елның 11 маенда Казанда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган бер минут тынлык белән башланып китте.
Туган ил турында җырлар, дәртле халык биюләре, танылган язучылар, шагыйрьләр әсәрләре, шулай ук җырчылар башкарган автор шигырьләре яңгырады һәм жюри әгъзаларына сайлау һәм бәяләү бер дә җиңел булмады, чөнки Салават күпере талантларының дәрәҗәсе елдан-ел арта бара, ә катнашучыларның осталыгы Татарстан Республикасының иң яхшы коллективлары белән чагыштырырлык.
Шулай да җиңүчеләр билгеләнде!
Төрле номинацияләр җиңүчеләре:
«Вокал-соло» соминациясендә
Гран-при – Маргарита Ведешкина (Яшел Үзән, 1нче лицей)
1 урын: Илнур Вафин (Осиново, Гыйматдинов ис. гимназия), Кристина Митрофанова (Яшел Үзән, 7нче мәктәп), Эльвира Әхтәмова (1нче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасы, Яшел Үзән)
«Вокальный ансамбль» номинациясе
Васильевоның 2нче номерлы мәктәпнең педагоглар коллективы, Яшел Үзәннең 1нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы хезмәткәрләре дуэты
«Хореография» номинациясе
Лилия Тачаева (Осиново, Гыйматдинов ис. гимназия), Васильевоның 3нче номерлы мәктәпнең педагоглар коллективы, Яшел Үзән шәһәре 10нчы прогимназиясе коллективы
«Музыкальная композиция», «Литературная композиция» номинацияләре
Яшел Үзәннең 13нче номерлы “Гусельки” балалар бакчасы коллективы, 25нче номерлы балалар бакчасы, 11нче мәктәп
«Авторское стихотворение» нгоминациясе - Рамилә Тимуршина (Свияжск урта мәктәбе)
«Художественное слово» номинациясе
Лариса Шипунова (Яшел Үзәннең 19нчы номерлы “Красная шапочка” балалар бакчасы), Надежда Бердак (1нче лицей, Яшел Үзән), Әдилә Гарәфетдинова (Яшел Үзәннең 11нче номерлы “Антошка” балалар бакчасы), Гөлфия Лотфуллина (Балалар иҗат үзәге).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев