Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә пауэрлифтинг буенча "Атлет" клубы беренчелеге һәм чемпионаты узды

Спортчыларны дөнья һәм Европа чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Айгөл Ситдыйкова сәламләде. Ветераннар арасында ТР чемпионы, СССР кубогы иясе Шамил Хәбибрахманов, Россия җыелма командасы тренеры, "Атлет" клубы җитәкчесе Иван Крысин үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Җиңү өчен Васильево бистәсенең мәктәптән тыш эшләү үзәгеннән, "Кристал" ПК, "Атлет" ПК һәм "Патриот" МК "Исток" МК спортчылары көрәште.

Ир-атлар арасында абсолют беренчелектә 120 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган, спорт мастеры нәтиҗәсе – 270 кг белән Евгений Серяков җиңүче булды.

Яшүсмерләр арасында абсолют җиңүче Марат Заһидуллин. Үз авырлыгы 65,5 кг булган Маратның нәтиҗәсе - 100 кг.

Югары нәтиҗә белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев