Яшел Үзәндә мөселман гаиләләре кар тавында шуып, күңел ачтылар
Һәр елның 1 гыйнварында Яшел Үзән мөселман гаиләләре кар тавында шуу өчен Сабантуй мәйданына җыела.
Быел 50дән артык кеше җыелды: гаиләләре белән текә тау битләрендә тәгәрәделәр. Мәйданнан ерак түгел генә шашлык кыздырылды. Искиткеч һава торышы, күңелле компания һәм кызыклы уеннар бәйрәмгә килгән яшел үзән мөселманнарын берләштерде. Һичшиксез, мондый чаралар киләчәктә дә үткәреләчәк, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев