Яшел Үзәндә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит " Бөтенроссия акциясенең беренче этабы узачак
Ул 15 марттан 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Акциянең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү, оператив мәгълүмат җыю һәм тикшерү.
Кызыксындырган сораулар, мәгълүмат белән ышаныч телефоннарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча наркоконтроль бүлеге: 4-35-24;
- Татарстан Республикасы буенча бердәм ышаныч телефоны: 8(843) 291-20-02;
- sms-хәбәрләр өчен: 8-987-290-50-02.
- Без наркомания куркынычын аңларга, уяу булырга һәм акциядә актив катнашырга чакырабыз. Теләсә нинди мәгълүмат тикшереләчәк. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев