Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Куркынычсыз балалар бакчасы» дигән профилактик чара уздырылды

Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция капитаны Ольга Петрухина һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге начальнигы Зөлфия Шакирова катнашты.

15нче номерлы «Ромашка» балалар бакчасында педагоглар «Авто-беби» интерактив уен үткәрделәр. Катнашучылар чыгыш әзерләделәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга актив җавап бирделәр, биремнәр карадылар.

Әлеге чара кысаларында балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртү мөһимлеге турында искә төшерделәр, юл билгеләрен, балаларның юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

Чара ахырында барлык балалар да Яшь җәяүле дәфтәрләре алдылар. 3 призлы урын җиңүчеләре яктылыкны чагылдыручы элементлы рюкзаклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев