Яшел Үзәндә кошларга ау сезоны ачыла
5 сентябрьдән 17:00 сәгатьтән Татарстанда кошларга җәйге-көзге ау сезоны ачыла. 8, 9, 10 һәм 15, 16, 17 сентябрьдә җәйге-көзге сезон башланганнан соң аучылар өчен ял көннәре итеп билгеләнгән, һәм бу көннәрдә киек кошларны аулау тыелган.
Аучылык кагыйдәләре буенча, каурыйлы киек коштөрләренә берничә төркем керә: сазлыклы-болынлы урыннарда (дупель, гаршнеп, бекас, веретенниклар, турухтан, чибис, тулес, хрустан, улит, кроншнепа, мородунка, һәм башкалар), йөзүче кошлар (каз, үрдәк, лысуха), дала һәм кыр кошлары (бытбылдык, күгәрчен, горлица һәм соры көртлек) һәм башкалар.
Шулай ук биоресурслар буенча Дәүләт комитетында кайбер кошлар: зур веретенник, зур кроншнеп, клинтух, гади горлица - ТР Кызыл китабына кертелгән, ә пискулька, хрустан һәм соры каз РФ Кызыл китабына кертелгән, шуңа ярашлы рәвештә аларга ау тыелган, дип кисәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев