Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Каенлык" паркының икенче чиратын төзекләндерү тәмамланды

"Каенлык" паркы шәһәр халкын һәм кунакларын үзенә тартып торучы чын үзәккә әверелде. Кайчандыр, ел саен милли бәйрәмебез Сабан туе үткәрелә торган мәйданга илтә торган бушлык, күңелле очрашулар һәм ял итү урынына әверелде.

"Каенлык урманы" территориясе шартлы рәвештә шәһәр зонасына һәм ландшафтлы зонага бүленә. Хәзер биредә яшел үзәнлеләр ял итә һәм буш вакытларын үткәрә ала.
"Березовая роща"- “Каенлык” паркының беренче чиратын ачу бу елның июнендә булды.

 -Безнең шәһәр елдан-ел үзгәрә, икенче һәм өченче чират төзелеше дәвам итә, ә бу - яңа тротуарлар, күпер, ландшафт паркы һәм башка бик күп төзекләндерү элементлары, алар, һичшиксез, иң яхшы архитектура фикерләре белән башкарылачак, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Инде октябрь ахырында паркның икенче чиратын төзү эшләре тәмамланды. Биредә уңайлы җәяү йөрү юллары, зур булмаган чокырлар аша күперләр, күп яруслы мәйданчык, пикниклар өчен урыннар, шәхси секторга баскычлар, яктырту, яшелләндерү һәм ял итү зонасы белән волейбол мәйданчыгы барлыкка килде. "Каенлык" инсталляциясе аерым бизәк булды, ул кублар формасында ут белән ясалган.

- Алда паркның өченче чиратын төзү тора, серләрне ачмаячакбыз, әмма бу, һичшиксез, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен күңелле сюрприз булачак, - ди шәһәрнең баш архитекторы Михаил Сафонов.

Эшләр ике программа — Республика («Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү») һәм федераль («Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру») буенча алып барыла. Соңгысы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына керә. Илкүләм проектлар 2019 елдан бирле Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев