Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә ГТО – тиешле дәрәҗәдә!

ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) – гомуми белем бирү оешмаларында гына түгел, ә Советлар Союзының спорт, профильле, профессиональ оешмаларында да булган физик әзерлек программасы. ГТО программасы дәүләт тарафыннан хупланды һәм финансланды, чөнки ул патриотик тәрбия системасының бер өлеше иде.

 Ул нәкъ 60 ел гамәлдә булды һәм ватандашларыбызның берничә буыны тормышының аерылгысыз бер өлешенә әверелде.
Гөлнара Вәлиева

ГТО – ул үз чемпионатлары, чемпионнары, җиңүләре һәм җиңүчеләре белән тулы бер мәдәният, аерым спорт. Аның үз бүләкләре – көмеш һәм алтын билгеләре, алардан тыш таныклыклары да бар иде.

ГТОның төп ике бурычын – халыкның гомуми сәламәтлеген күтәрү, җәмгыятьтә һәрвакыт хәрби оборонага әзер билгеле бер катлам булдыруны аерып күрсәтергә мөмкин. Ни өчен нәкъ менә шундый формат сайланган соң? Беренчедән, нормативларның төгәл сис темасы ярышу шартлары тудыра. Балалар, яшүсмерләр, берьюлы өч көндәшне – үз иптәшләрен, ярышларда катнашучыларны һәм значок алу өчен таблицада күрсәтелгән нормативларны уздырырга тырышты.

Өченчедән, шәхси нәтиҗәләре. ГТО системасы спорт өчен көчле стимул булды. Нормативлар барлык мускулларны ныгыта, чыдамлыкны, координация не арттыра, үз көчеңә һәм потенциалыңа исәп тотарга өйрәтә.

Икенче бурыч – дәүләт оборонасына һәрвакыт әзер кешеләр төркемен булдыру. Монда ГТО бурычы, һәркем патрон әрҗәсен күтәрә, берәр нәрсә була калса, койма аша сикереп чыга яки чәнечкеле тимер чыбык астыннан шуыша алсын өчен, спорт әзерлегенә басым ясый.

2014 елның 24 мартында Физкультура һәм спортны үстерү буенча совет утырышында РФ Президенты Владимир Путин, аның ярдәмендә берничә буын актив, сәламәт кешеләр үскән ГТОны яңадан торгызу турындагы указга кул куйганын әйтте. Элекке исемне традицияләргә хөрмәт буларак саклап калырга карар кылына.

2014 елдан башлап безнең район һәм шәһәрдә дә ГТО кабат гамәлгә кертелә.
– Шуннан бирле ГТОның хәзерге заман төп максатлары барлыкка килде. Бу – физкультура-спорт белән даи ми шөгыльләнүчеләрнең санын, халыкның гомер озын лы гын һәм физик әзерлеге дә рә җәсен арттыру, шәхесне төрле яктан үстерү һәм патриотизм тәрбияләү. Ә ГТОның бурычы – барлык яшьтәге кешеләрне дә әлеге әзерлек системасына җәлеп итү. Менә алты елдан бирле безнең үзәк әлеге юнәлештә ныклы адымнар белән алга бара һәм ирешелгән уңышларыбыз да күп, – дип сөйли «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Гомумроссия физкультура-спорт комплексы үзәгенең Яшел Үзән бүлеге җаваплы белгече Татьяна Каюрова.
– Уңышларыгыз турында тулырак әйтеп узмассызмы икән?
– Алты ел дәвамында Яшел Үзәндә аерым билгегә 11536 кеше нормативларны үтәде һәм алтын, көмеш, бронза дәрәҗәсендәге ГТО билгеләренә лаек булды. Соң гы ярты елны алганда, «Кышкы фестиваль»дә безнең команда тәүге тапкыр I урынны алды. 45 муниципаль район катнашкан «Чемпионнар фестивале»ндә беренче иң шәп унлыкка кердек. Болары иң зур уңышларыбыз гына, әлбәттә, ә төрле дәрәҗәдәге башка җиңүләребез дә җитәрлек.
– Бездә ГТО нормативлары буенча махсус шөгыльләнү остазлары бармы?
– Бүгенге көнгә районда 31 физкультура укытучысы һәм спорт мәктәпләре тренерлары махсус әзерлек узды һәм сертификат алды.
– ГТО нормативларын үтәү өчен яшь чикләүләре нинди?
– Әлеге нормативларны алты яшьтән үти башларга була, ә ахыргы чик юк, кеше теләсә соңгы сулышына кадәр аларны башкара ала. ГТО күнегүләре өчен яшь буенча 11 баскыч бар, шуларны үтәп, 11 билге алырга мөмкин.
– Безнең районда ГТО юнәлешендә мөмкинлекләре чикле затларны җәлеп итү өчен күп кенә эшләр башкарыла, шулай бит?
– Әйе, 2020 елдан башлап сәламәтлекләре аркасында мөмкинлекләре чикле гражданнар һәм инвалидлар өчен (акыл ягыннан тайпылышлы, сукыр, чукрак, ДЦП, кулсыз, аяксыз һ.б) махсус нормативлар эшләнде. Әлеге категория кешеләр өчен без шәһәребездәге «Идел» тернәкләндерү үзәгендә һәм Психо-невралогия интернатында фестивальләр уздырабыз. Шулай ук, «Метеор» спорт-сәламәтләндерү комплексында да шундый чаралар оештырабыз.
– Якын арада берәр чара оештырырга планлаштырмыйсызмы?
– Сорамасагыз да әйтергә иде исәбем, әйе, барлык категориядәге гражданнар өчен сентябрь аенда зур фес тиваль

булачак. Анда катнашу өчен оешмалар һәм аерым кешеләр гаризаларын (заявкаларын) ГТО.ru сайтында спорт бүлегендә бирә ала. Анда әлеге сайтта теркәлгәндә бирелгән УИН (уникаль идентификацион номер) номеры таләп ителә. Теләгендә булган барлык яшел үзәнлеләр, рәхим итегез, катнашыгыз, көтеп калабыз.
– Сезнең карашка бездә ГТО комплексының тормышка ашырылуы канә гатьләнерлекме?
– Яшел Үзәндә әлеге комплексның гамәлгә ашырылу нәтиҗәлелеге дәрәҗәсе, һичшиксез, канәгать лә нерлек. Без Татартсан буенча 8нче урында торабыз, ә бу, респуб ликадагы муниципалетлар санын исәпкә алганда, бик яхшы дип әйтерлек.
– Әңгәмәгез өчен зур рәх мәт, тагын да зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев