Яшел Үзәндә форель үстерәчәкләр
Монда балык фермасы эшләячәк.
Быел Яшел Үзән районында 100 тонна форель үстерү планлаштырыла. Балык фермасының беренче чиратын «Якты күл» крестьян-фермер хуҗалыгы ачачак. Бу хакта Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, проектның инициаторы - "Барс групп" компаниясенә нигез салучы Тимур Әхмәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев