Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә балалар поликлиникасы ачылды

Яңа елны яңа шатлык-куанычлар белән каршы алдык – «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе»нең 1нче балалар поликлиникасы үз ишекләрен ачты.

Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

 

– Бу безнең шәһәр өчен күптән көтелгән объект. Балалар поликлиникасы бик тә кирәк иде. Һәм, ниһаять, бу көн килеп җитте. Шатлыклы вакыйга белән котлыйм, – дип сәламләде район башлыгы Михаил Афанасьев.

 

Мин сезне яңа бина ачылу тантанасында сәламләвемә шатмын. Поликлиника сменага 200 кешене кабул итә алачак. Гражданнарның сәламәтлеген кайгырту рес публика җитәкчелегенең һәрвакыт игътибарында булды. Татарстанның медицина өлкәсе Россия төбәкләре арасында алдынгы урында һәм менә ул тагын бер заманча бинага баеды, – дип ассызык лады ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

 

Делегация сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында булдырылган медицина кабинетларын, заманча җиһазларны карады. Шулай ук кунаклар медицина персоналы һәм Яшел Үзән медицина училищесы студентлары белән аралашты.

Балалар поликлиникасы РФнең «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында төзелде. Аңа бүгенге көндә 11 меңнән артык бала беркетелгән, шуларның 423е бер яшькә кадәрге сабыйлар. Поликлиникада педиатр, хирург, невролог һәм башка белгечлек буенча 19 табиб эшли. Төзелеш эшләренә старт май аенда бирелгән иде. Финанслау күләме -326,1 млн. сум тәшкил итә һәм ул РФ бюджетыннан бүленгән. Өч катлы заманча, якты бинаның мәйданы – 3441,40 кв. метр.
Яңа бина халыкны 17 гыйнвардан кабул итә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев