Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә автомодельләштерү буенча республика ярышлары узды

Татарстанның җиде районыннан 50дән артык егет үзләре җыйган автоны эшләтеп җибәрүдә ярыштылар.

Татарстан районнарыннан ярышларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Киләсе этап катнашучы егетләр өчен радиоидарә ителә торган модельләр һәм пилотсыз очкычлар булырга мөмкин. Мәктәптән тыш эш үзәге бүлеге җитәкчесе Алинә Макарова: “Техник иҗат Татарстанда 2012 елдан башлап өстенлек итә, ул үсә, ел саен техник иҗат буенча база мәйданчыкларын үстерүгә грантлар тапшырыла. 
Монда җитештерүдән тыш - тагын математика, физика буенча белемнәр дә кирәк була, бу аэродинамик характеристикалар машинага тиз яки кирәкле юнәлештә барырга мөмкинлек бирсен өчен эшләнелә. Яшел Үзәнлеләр гомумкоманда буенча дүртенче урынны алды, Станислав Спирин "Электр двигательле автомобильләр" номинациясендә бронза яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев