Яшел Үзәндә 29 градуска кадәр салкын һәм буран көтелә
Синоптиклар атна ахырына кадәр һава торышын фаразлады.
Пәнҗешәмбе, 11 мартта, аязучан вакытта температура -20дән 25 градус, түбән урыннарда -29 градуска кадәр салкынайта. Төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, ә көндез төньяк циклонның атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән бераз кар явачак.
Җомга көнне, 12 мартта, төнлә дә бераз кар көтелә. Көндез республика антициклонның алгы өлешендә булачак һәм атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр туктатылачак. Һава температурасы төнлә һәм иртән -16..-21 градус, урыны белән -25 градус, көндез -7 градуска кадәр.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча фаразлары буенча, шимбә, 13 мартта, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән термометр баганалары -15-20, көндез - 5-10 булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев