Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә дүрт автомобиль ачкычлары тапшырылды
Берничә истәлекле датаны бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә 33 янгын сүндерү техникасы кайту белән билгеләп үттеләр.
Ачкычларны тапшыру тантанасын “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта уздырдылар һәм ТАССРның 100 еллыгына, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оешуга 30 ел һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 25 еллыгына багышладылар. Янгын сүндерү техникасыннан ачкычларны янгын сүндерүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизонына дүрт автомобиль тапшырдылар. Алар Карамалы Тау җирлегенә, ПОЗИС предприятиесенә һәм Васильевога хезмәт күрсәтәчәк.
Янгынга каршы хезмәт бүлекчәсенә барлыгы 33 махсус техника килгән. Алар арасында 12 янгын сүндерү автомобиле республика программасы буенча капиталь төзекләндерелгән партия. Бу яңа двигатель һәм агрегатлар белән өр-яңа диярлек автомобильләр. Әлеге программа кысаларында өч ел дәвамында 133 автоцистерна ремонтлауга 310 млн. сум бүлеп бирелгән. Яшел Үзән гарнизонында әлеге программа буенча быел Карамалы Тау һәм Васильеводан тагын өч янгын сүндерү автомобиленә капиталь ремонт ясалачак.
Резеда Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев