Яшел Үзән урамнарына полиция патрульләре чыкты
Инде берничә тапкыр язганыбызча, Татарстанда битлек һәм перчатка режимы гамәлгә керде.
12 майдан Яшел Үзәндә полиция, ЮХИДИ һәм Росгвардия патрульләре, канунның үтәлешен тикшерү буенча, иҗтимагый урыннарны, кибетләрне, автобусларны карап тора.
Бүген "Яшел Үзән" журналистлары да хокук тәртибен саклаучылар белән кибетләр буенча рейдта йөрде. Административ штрафлар аз язылмаган иде... Һәм шәхсән безгә сәер тоелды - законны бозучыларның барысы да диярлек аның турында ишеткән һәм кибетләрдә битлексез, перчаткасыз булырга ярамаганын белә.
Барыннан да бигрәк, сатучылар ачуланды, алар нигездә "безне төшермәгез - сезнең хакыгыз юк" дип кычкырды, шул ук вакытта битлексез һәм перчаткасыз сатып алучыларга хезмәт күрсәттеләр. Һәм бу зур гипермаркетта бит! Исегезгә төшерәбез, мондый хокук бозулар өчен штраф 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (РФ КоАП 20.6 маддәсе) каралган.
Безнең белән калыгыз! Кызыклы яңалыклардан читтә калмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев