Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары республика акциясенә кушылды

Шәһәребезнең 1нче лицеенда мәктәп яны лагерына йөрүче балалар «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясенә кушылды. 

Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Россиянең Эчке эшләр идарәсе министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлек хезмәткәре, наркоконтроль бүлеге оперуполномоченные, капитан Гүзәлия Кадырмәтова укучыларга кызыклы һәм аңлаешлы итеп наркотикларның, тәмәкенең зыяны турында сөйләде. Шулай ук, интернет бәйлелеккә дә тукталды.
Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларга һәм укучыларга психотроп һәм наркотик матдәләр куллануның аяныч нәтиҗәсе турында җиткерү, начар гадәтләргә каршы тора алырлык мөнәсәбәтне тәрбияләү. Ял итүчеләр лекцияне рәхәтләнеп тыңлады һәм полиция хезмәткәренә кызыксындырган сорауларын бирде. Ә чара ахырында һәр катнашучыга, тәртип сакчысы, файдалы мәгълүмат язылган линейка һәм блокнот бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев