Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән - Татарстанда беренче!

26-27 июньдә Татарстан Республикасы «Ефәк юл» халыкара раллида катнаша.

Татарстанда күренекле узыш спортчыларын каршы алучы беренче район Яшел Үзән булды.

Берьюлы берничә команда пилотлары Чувашия ягыннан Яшел Үзән районына керде. Легендар раллида катнашучылар Татарстан җирендә яшел үзәнлеләрнең аларны ачык йөз, киң күңел белән каршы алуларына сөенде. Җирле икмәк пешерүчеләр тарафыннан әзерләнгән татар милли ризыгы чәк-чәк, гармунчыларның колоритлы милли җырлары белән берлектә ралли-рейдның иң таләпчән пилотларын да битараф калдырмады.

 

- Бик кызыклы "чәк-чәк" исемле тәмнүшкәне беренче тапкыр татып карадым - бик тәмле! Әлбәттә, үзем белән алам, егетләрне сыйлыйм, - диде Голландия экипаж пилоты Митчел.



"Ефәк юл" Омскида старт ала. Ралли трассасы 10 этаптан торачак, маршрут катнашучыларны Себер урманнары һәм Алтай таулары аша, Гоби чүле буйлап Монголиягә алып барачак. Пилотлар Улан-Батырда финиш ясый.

Ун көн дәвамында экипажлар җиде табигый зонаны - урманнар, далалар, ярымчүлләр, чүлләр, тауларны, тау итәкләрен һәм күп санлы елга үзәннәрен уза. Узышның гомуми озынлыгы 5250 км тәшкил итә.

Раллида 41 команда: 17 Россия, 18 халыкара, 6 монгол командасы катнаша.

Россия өчен җан атабыз! Уңышлар, сезгә, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев