Яшел Үзән студенты "OZ OСR" узышы җиңүчесе булды
Яшел Үзән механика көллияте студенты Кирилл Панков Мәскәүдә узган Бөтенроссия ярышларында 1 урынны яулады.
"OZ OСR" каршылыклар узышында меңнән артык спортчы катнашкан. 7 км озынлыктагы трассада, 25 каршылыкны үтеп, Кирилл алтын медаль яулады.
"Трасса җиңел түгел иде, текә төшүләр һәм авыр күтәрелешләр һәм башка бик күп киртәләр бар иде. Катлаулы булса да, мин максатыма һәм җиңүгә алга таба хәрәкәт иттем! Бик кызык булды!" – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул.
Кириллны котлыйбыз һәм аңа алга таба җиңүләр телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев