Яшел Үзән сөт комбинаты Казанның «Колыбель» приютына Яңа ел бәйрәме бүләк итте
Комбинат приютка бәйрәмчә бизәлгән чыршы бүләк итте һәм бүләкләр тапшырды. Барлык әниләр дә косметика кибетенә сертификат, ә балалар – татлы бүләкләр алды. Кар кызы приютта чын бәйрәм үткәрде, уеннар, әйлән-бәйлән һәм шигырьләр сөйләнде.
"Колыбель” приютында авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм сабыйлары булган аналар яши. Бүген әлеге бина 9 хатын-кыз һәм 19 балага кешечә яшәү мөмкинлеге бирә.
Яшел Үзән сөт комбинаты даими нигездә приютка бу елның сентябреннән ярдәм күрсәтә башлады. Атна саен биредә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан бушлай сөт продукциясе алалар.
- Безнең өчен бу зур ярдәм, чөнки сөт һәрвакыт кирәк. Сөт, эремчек, йогуртларны яратып ашыйлар. Ә менә хәзер бәйрәмдә - чын Яңа ел сюрпризы. Нәниләр бик шат иде, аларның күбесе Кар кызын бер генә тапкыр да күрмәгән. Әниләр дә бик канәгать. Без ярдәм өчен ЗМКга рәхмәтле, - дип сөйли "Колыбель" приюты администраторы Мелания Апраксина.
«Колыбель» приюты Казанда «Умиление» гаилә, аналар һәм балаларны яклау үзәге ярдәмендә эшли. Үзәк авырлы хатын-кызларга һәм кризис чорын кичергән балалары булган гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтә, шулай ук традицион гаилә кыйммәтләрен яклау буенча агарту эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев