Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә беренче җир асты парковкасы белән яңа бизнес-үзәк барлыкка киләчәк

Мирный микрорайонында 12,5 мең квадрат метр мәйданлы яңа бизнес-үзәк бинасы төзелә. Монда федераль брендлар, фуд-кортлар, заманча кинотеатр һәм башка бик күп кибетләр урнаштырырга планлаштыралар.

Төзелеш барышын Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 бәяләде.

 

- Яхшы проект, сыйфатлы гамәлгә ашыру, киләчәктә бу уңайлы шоппинг һәм ял сөючеләр өчен бик яхшы үзәк булачак. Төп факторларның берсе - яңа эш урыннары булдыру, бу шәһәр һәм районның социаль-икътисадый үсеше факторларының берсе, - дип билгеләде мэр. - Безнең бурыч Яшел Үзәнне үзгәртү, шәһәр заманча, матур, төзек булырга тиеш.



Проект җитәкчесе Дмитрий Грузков сүзләренчә, яңа эш урыннары саны, күрше бизнес-үзәкләрне исәпкә алып, якынча меңгә җитәчәк,. Өч бинаның гомуми мәйданы 35 мең квадрат метр.

Аерым бонус - 120 урынлы җылытыла торган җир асты парковкасы. Бу Яшел Үзәндә беренче җир асты парковкасы булачак, аның төзелеше тәҗрибәсе яңа объектлар төзегәндә дә кулланылачак. Яңа бизнес-үзәкне 2022 елның беренче яртысында ук ачарга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев