Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы мәчетләре һәм мәдрәсәләре укытучылары татарстанның Мөселман мәгариф оешмалары форумында катнашты
Ул Идел Болгарында Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында узды. Форумда дини уку йортларында белем һәм тәрбия бирү системасы үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләр каралды. Быел форумда шулай ук Марокко, Төркия һ.б. чит ил белгечләре катнашты.
Татарстанның мөселман уку йортлары мөгаллимнәренә һәм студентларына үзләренең педагогик эшчәнлекләрендә һәм укуларында күренекле нәтиҗәләргә ирешкән мөслимәләренә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән ТР Мөфтиенең рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылды. Сәламләү сүзләре тәмамлангач, чара форумда катнашучылар чыгышы белән дәвам итте.
Форум кунаклары арасында - ТР мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Президенты Департаменты дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Әскәр Гатин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, татарстан хәзрәтләре һәм мөхтәсибләре бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев