Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Ростов-на-Дону шәһәренә Сабантуй алып барды

Ростов-на-Дону шәһәрендә «Көньяк Сабантуй» узды. Бәйрәмдә 5 меңнән артык кеше, шул исәптән Әрмәнстан, Дагыстан, Белоруссия, еврей общинасы вәкилләре катнашты.

Халык бәйрәменең иң яхшы традицияләре буенча кунак лар өчен милли ризыклар, җырлар һәм биюләр, уеннар, иҗат коллективларының мастер-класслары һәм, әлбәттә, спорт ярышлары әзерләнгән иде. Бөек татар фикер иясе Каюм Насыйри чорындагы көнкүреш экспозицияләре куелган чатыр – бәйрәм итүчеләрне үзенә җәлеп итүче үзәк булып торды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хатларын ростовлыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев тапшырды.
Дондагы Сабантуйны икенче ел рәттән Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы, Ростов өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Ростов өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе, Мөселманнарның Диния нәзарәте, Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы оештыра.
– Хөрмәтле Татарстан Рес публикасы, Яшел Үзән шәһәре вәкилләре, милли рух белән сугарылган Сабантуй бәйрәме алып килүегез өчен сезгә зур рәхмәт! Елдан-ел аның колачы киңәйсен һәм алга таба да ростовлыларны сөендерсен иде! – дип билгеләде Ростов-на-Дону хакимияте урынбасары Елена Кожухова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев