Яшел Үзән районында яңа теркәлгән Covid-19 очрагы турында коронавируска каршы көрәш буенча республика оперштабы игълан итте
Бу - штабның соңгы сводкаларыннан алынган мәгълүматлар. Авырып киткән райондашыбыз хәзер медицина күзәтүе астында. Үзара бәйләнештәге затлар даирәсе билгеләнде.
Аларга Роспотребнадзовның карантинны үтәү турындагы күрсәтмәләре тапшырылды. Яшел Үзәндә яшәүчеләрне бу инфекцияне мөмкин кадәр тизрәк җиңәр өчен үз-үзләрен изоляцияләү режимын сакларга чакырам, - дип мөрәҗәгать итә ЯҮМРның коронавируска каршы көрәш буенча район штабы җитәкчесе Михаил Афанасьев. ⠀
Республика оператив штабы мәгълүматлары буенча, Татарстанда бүген Covid-19 ның 355 очрагы теркәлгән, соңгы тәүлектә йоктыручылар саны 57 кеше тәшкил иткән. Барлыгы 40 пациент дәваланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев