Яшел Үзән районында өстәмә сайлаулар була
Мондый карарны шәһәр территориаль сайлау комиссиясе кабул итте.
Шулай итеп, 9 сентябрьдә 24нче бер мандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш ЯҮМР Советы депутатын сайлау була. 1531нче сайлау участогы балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан (Яшел Үзән шәһәре, Комаров урамы, 22а йорты). Участокка Гафиатуллин, Кольцевая урамнары, Комаров урамының 32нче йорты, Төзүчеләр проспектының 7,9,11,38,40,42,42а,44нче йортлары керә.
Бер мандатлы 24нче сайлау округы буенча Яшел үзән территориаль сайлау комиссиясе депутатлыкка 3 кандидатны теркәде, 2се үзләре үзләрен тәкъдим иткән, бер вәкил – ЛДПРдан. Кандидатлар исемлегенә түбәндәгеләр керде:
Бердников Дмитрий Николаевич
Мулюкова Әлфия Монеровна
Тимергалиева Рузилә Равилевна.
Яшел үзәнлеләр шәһәр участок сайлау комиссияләрендә 5сеннән 8енә кадәр 16дан 20 сәгатькә кадәр (эш көннәрендә), 9дан 14 сәгатькә кадәр (шимбәдә) алдан тавыш бирә ала.
Болардан кала ЯҮМР депутатларын сайлау түбәндәге җирлекләрдә үтә:
- Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә – икенче чакырылыш 2,10нчы бер мандатлы сайлау округы буенча;
- Күгеш авыл җирлеге – өченче чакырылыш 2нче бер мандатлы сайлау округы буенча;
- Норлат авыл җирлеге – өченче чакырылыш бер мандатлы 1нчы сайлау округы буенча;
- Осиново авыл җирлеге – өченче чакырылыш 12нче бер мандатлы сайлау округы буенча;
- Зөя авыл җирлеге – 7нче бер мандатлы сайлау округы буенча.
Яшел үзән районында барлыгы 14 депутатлыкка кандидат теркәлде һәм алар барысы да тикшерелде.
ЯҮМР Советы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев