Яшел Үзән районында сайлау участокларында грипп вакцинациясе узачак
12 һәм 13 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең 9 һәм 25 район сайлау участогында прививка ясатырга мөмкин.
Участок табиб-терапевты яки гомуми практика табибы вакцинация алдыннан тикшерү үткәрәчәк һәм каршылыклар булмаса, прививкага җибәрәчәк. Хосусый бригадаларның эш вакыты: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.
Өлкәннәр өчен “Совигрипп”, “Флю-М” кебек вакциналар кулланылачак. Вакцинация бушлай уздырыла.
Яшел Үзәндә грипптан прививканы 4, 7, 15 нче мәктәпләрдә, 1 нче лицейда һәм 3 нче гимназиядә урнашкан сайлау участокларында ясатырга мөмкин. Осиновода Карпов лицеенда һәм Гиматдинова гимназиясендә. Васильевода кадет интернат-мәктәбендә, 2нче мәктәптә, Васильево мәдәният йортында һәм «Васильевский» шифаханәсенең ял үзәгендә.
Карамалы Тауда башкарма комитет бинасында. Норлат авылында җирле мәктәптә һәм башкарма комитетта. Олы Ачасыр, Косяково, Мулла Иле, Карашәм, Мамадыш-Әкил, Татар Танае, Акъегет, Юынчыда - мәдәният йортларында.
Өтәшкә авылында Тынычлык урамындагы 25а адресы буенча урнашкан Үзәк сайлау комиссиясендә һәм административ бинада. Олы Ходяш авылы балалар бакчасында. Күгәй һәм Бакырчыда күпфункцияле үзәктә. Рус Әҗәле авылы сайлау участогында – Үзәк урамы, 1/3 йорт һәм Күгеш авылының Пришкольная урамы 1 йортта (мәктәп спорт залы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев