Яшел Үзән районында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Ильинское һәм Кызыл Яр авылында “Милли сәламәтлек саклау проектлары” программасын, региональ һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында модульле технология буенча төзелгән ике яңа ФАП ачу тантанасы узды.
Бу торак пунктларда яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды, анда хәзер квалификацияле медицина ярдәме якында гына.
- Яңа ел алдыннан яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылуга мин бик шат. Бу күп очракта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, район башлыгы Михаил Афанасьевның бәяләп бетергесез ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләп үтте Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин.
Яңа ФАПлар кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары, канализация, заманча медицина җиһазлары һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бирегә Серго исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелгән медицина суыткыч техникасы куелгын.
- Авыл халкы бу вакыйганы күптән көтте, чөнки элек ФАПлар югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен яраклы булмаган иске агач йортларда урнашкан иде. Ә тиешле җиһазлар булмау Яшел Үзән медицина учреждениеләренә яисә Васильевога баруны таләп итте, - диде Зеленодольск үзәк хастаханәсенең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Эльмир Гатин.
Һәр ФАПның бәясе 4 миллион сумга якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев